Зюганов Ленинны җирләү турындагы сөйләшүләрне “сүз боткасы” һәм “мәкерле казынулар” дигән

“Без мәкерле уйлар белән йөрүчеләргә юл бирмәячәкбез, без аларны аннан куачакбыз”, - дип белдергән КПРФ лидеры.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). КПРФ лидеры Геннадий Зюганов Кызыл мәйдандагы Мавзолейдан Владимир Ленин гәүдәсен алу һәм җирләү турындагы тәкъдимне шәрехләп үткән. Ул Ленинны җирләү турындагы сөйләшүләрне “сүз боткасы” һәм массакүләм тәртипсезлекләр тудырырга тырышу, дип атаган.

Моннан тыш ул Октябрь революциясе юлбашчысы гәүдәсен җирләүгә юл куймаячагын җиткергән. Бу хакта РИА “Новости” җиткерә.  “Күчереп җирләү турында төрле сүзләр бернигә нигезләнмәгән, уйлары - бары Кызыл мәйданда ике буынны бәрелештерү, массассачыл тәртипсезлекләр оештыру. Без ул явыз ниятле кешеләргә ирек бирмәбез, аларны куачакбыз гына”, дип белдергән ул.

Искәртеп үтик, алдан телевидение алып баручысы Ксения Собчакның 2018 елда сайлауларда Президент постына кандидатурасын тәкъдим итүе, сайланган очракта, беренче эш итеп, Кызыл мәйданнан Ленин гәүдәсен алдырачагы турындагы сүзләре  җиткерелгән иде.