Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә миграция бүлекчәсенә 538 кеше паспорт алу буенча мөрәҗәгать иткән
Шушы 10 айда районда 643 чит ил гражданины учетка баскан.
(Әтнә, 6 ноябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). 10 айда Әтнә эчке эшләр бүлегенең миграция бүлекчәсенә 538 кеше паспорт алу буенча мөрәҗәгать иткән. Шулардан 163 гариза дәүләт хезмәте, 305е күп функцияле үзәк аша кабул ителгән, дип яза җирле басма.
Регистрациягә басу буенча – 346, төшү буенча 310 кеше мөрәҗәгать иткән. 74 кеше вакытлыча теркәлгән. Моның өчен 296 гариза дәүләт хезмәте, 153е күп функцияле үзәк аша кабул ителгән. Шушы 10 айда районда 643 чит ил гражданины учетка баскан, дип хәбәр иттеләр Әтнә эчке эшләр бүлегенең миграция бүлекчәсеннән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз