Татарстан Фәннәр Академиясендә телләр мәсьәләсендә резолюция кабул ителде

Резолюция 10 пункттан тора.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Татарстан Фәннәр Академиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан, “Конституция: дәүләт һәм туган телләрне укытуда хокуклар һәм гарантия” дигән “түгәрәк өстәл” узды. Анда 20ләп спикер катнашты.

Татарстанда татар телен туган тел буларак өйрәнү, республикада билингвизм (ике теллелек) мәсьәләләрен күтәрү темасына фикерләр алышынды.

“Түгәрәк өстәл” ахырында ТР Фәннәр Академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, ике сәгатьтән артык барган сөйләшүгә йомгак ясап, резолюция текстын укыды.

1. Телләр мәсьәләсендә Татарстан өчен дә, Россия өчен дә таяну ноктасы булып Конституция тора. Конституция һәм РФ, ТР закончылыгы Россия халыкларының туган телләрен һәм РФ составындагы республикаларның дәүләт телләрен өйрәнүне гарантияли һәм хокукый нигез булып тора. Әлеге хокукый актларга беркем тарафыннан да каршылык тудырылмаган һәм алар РФ дәүләт милли сәясәтенең платформасын тәшкил итә.
2. Конституцион хокук һәм гражданнар иреге, күпмилләтле илнең этномәдәни һәм дини күптөрлелегенең гаранты буларак, Россия Президенты Владимир Путинның яклавы илебезнең бай тарихи-мәдәни һәм рухи мирасына нигезләнгән үсешенә ышаныч булып тора.
3. Милләтара һәм конфиссияара дуслык һәм килешүләр озак еллар төп кыйммәтле юнәлеш һәм Татарстанның дәүләт органнары, гражданнар җәмгыяте институтлары эшендә төп приоритет булып тора. Бу - республикага социаль-икътисадый үсештә Россия лидеры һәм илнең терәк төбәге булырга ярдәм итә. Үзенең тормышчанлыгын һәм тәэсир итү көчен күрсәткән әйберләрне икеләнү астына куярга кирәкми.
4. Татарстанда РФ Президентының 2017 елның 20 июлендә милләтара мөнәсәбәтләр Союзы утырышы нәтиҗәләре буенча әйтелгән күрсәтмәләре тулысы белән үтәлә. Рус телен укыту сәгатьләре, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткәнчә, тиешле дәрәҗәгә җиткерелде. РФ халыкларының туган телләре ирекле рәвештә, сайлау мөмкинлеге белән укытыла. Республиканың дәүләт теле берәү (дәүләт теле буларак рус теленнән башка) һәм шуның белән аның ирекле сайланышы ачыкланды.
5. Полилингваль укытуда халыкара тәҗрибә дә уңай күрсәткечләр бирә. Ике тел - гомуммилләт һәм төбәкара телләрнең дәүләт статусы йөртүе һәм илнең аерым өлешләрендә мәҗбүри укытылу мисаллары шактый. Бу телне һәм шулай ук мәдәни төрлелекне сакларга ярдәм итә.
6. Берничә тел өйрәнү баш миен үстерә, хәтерне яхшырта һәм берьюлы берничә мәсьәләне чишәргә ярдәм итә. Моны ата-аналарга белеп тору кирәк.
7. Кызганычка, телләр мәсьәләсе буенча РФ Президенты күрсәтмәсе кайвакытта дөрес аңлатылмый. Аны фәнни хәл итү һәм мәгариф органнары белән уйланылган карарлар кабул итәсе урынга, мәктәп директорларына, укытучыларга басым ясау методлары да килеп чыга. Бу - уку-укыту процессында һәм белем бирү оешмаларының психологик атмосферасында чагылыш таба.
8. Прокуратураның җәһәт эш башлавы, татарстанлыларның дәүләт телләрен өйрәнү буенча, "Мәгариф турында Россия Федерациясе законы"на нигезләнеп, конституцион хокукларын кысу милләтара киеренкелеккә китерә. Бу исә иҗтимагый килешүдә тискәре яктан чагылыш таба.
9. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы якын арада Дәүләт стандартлары буенча вариатив план кабул итмәсә (федерациянең дәүләт телләре булган республикалар өчен), федераль министрлыкның үз эшләрен җиренә җиткермәвен танып, суд органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм алда әйтелгәннәрне үтәтүен сорый торган суд нәтиҗәсе көтәсе кала.
10. Татар һәм рус телләре мәсьәләсен җайга салуда, Татарстан халыклары Ассамблеясы тарафыннан оештырылган республика җыелышында тәкъдим ителгән, телләрне компромисс өйрәнү моделе иң отышлы юл буларак күренә. Анда рус телен өйрәнүне арттыру, предмет буларак татар телен дәүләт теле итеп өйрәнү (сәгатьләрен киметеп) һәм туган телләрне өйрәнүне ирекле итеп калдыру каралды.