Валентина Матвиенко: коронавирус аркасында гомумфедераль локдаун булмаячак

Субъектлар исә, төбәктәге вазгыятьне исәпкә алып карарлар кабул итә, диде ул.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Россия хакимияте коронавирус таралу аркасында локдаун игълан итмәячәк.

«Гомумфедераль локдаун булмаячак дип ышанам. Федерация субъектларына килгәндә исә, алар төбәктәге вазгыятьне исәпкә алып карарлар кабул итә», — дип белдерде журналистларга Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко.

Шулай ук ул илдә коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация юк һәм була да алмый, дип белдерде.

«Монда бары тик күпчелек халыкның ихтыяри карары, моның киләчәктә пандемияне тоткарлап торуның бердәндер юлы булуын аңлау гына булырга мөмкин», — дип яза ТАСС Валентина Матвиенко сүзләренә сылтама белән.

Искәртеп үтик, Россиядә бишенче көн рәттән 25 меңнән күбрәк коронавирус очрагы теркәлә. Шулай ук бүген ковидтан вафат булучылар саны буенча антирекорд та куелды