news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өлкән кешеләр күчемсез милек буенча бушлай консультация алачак

Консультация республика буенча кайнар элемтә рәвешендә узачак.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары өлкән кешеләргә күчемсез милеккә хокук рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча бушлай консультацияләр үткәрәчәк. Сорауларны 7-8 октябрьдә Өлкәннәр декадасы уңаеннан кабул итәчәкләр.

ТР Росреестры матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, коронавируска каршы чикләү чаралары гамәлдә булу аркасында, консультация республика буенча кайнар элемтә рәвешендә узачак. Гражданнар ни өчен күчемсез милекне теркәргә кирәклеге турында, милекне мошенниклардан ничек сакларга, дача яки гараж амнистиясеннән ничек файдаланырга, җир кишәрлеге чикләре бозылса нишләргә икәнен белә алачак.

Казанда яшәүчеләр 10-12 сәгатьләрдә 255-25-71 номерына шалтырата ала. Башка шәһәр һәм районнар өчен кайнар элемтә телефоннары Росреестр сайтының «Обращения граждан» — «Горячие линии» бүлегендә күрсәтелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100