news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда корал тапшыручыларга 15 мең сум түләнергә мөмкин

Корал тапшырган өчен акчаны алу өчен күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Ел башыннан бирле татарстанлыларга ирекле рәвештә корал тапшырган өчен 570 мең сум акча бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсенең Лицензия-рөхсәт эше үзәге корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Рамил Камалиев сөйләде.

«Әгәр дә кеше табылган коралны кулга алырга курка икән, аңа полиция хезмәткәрләрен чакыртырга кирәк. Алар килеп, корал табылу фактын теркәячәк һәм аны алачак», — дип сөйләде Камалиев.

Әгәр дә кеше коралны үзе тапшырырга карар кылган икән, аңа аны якындагы полиция бүлегенә яки Росгвардиянең лицензия-рөхсәт эше бүлегенә алып килергә һәм гариза язарга кирәк.

Корал тапшырган өчен акчаны алу өчен күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә, үзе белән полиция бүлегендә тапшырылган корал квитанциясе, паспорт, ИНН һәм исәп-хисап счетын алырга кирәк. Документлар тикшерелгәннән соң ТР Биологик ресурслары буенча дәүләт комитетына тапшырыла, анда акча түләү турында карар кабул ителә.

Законсыз хәрби һәм хезмәт коралын тапшырган өчен 15 мең сумга кадәр акча түләү каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100