news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә халыкка ашыгыч хәбәр итү системасы эшли башлаячак

Тикшерү вакытында кешеләр «Барыгызга да игътибар» дигән сигналны ишетергә тиеш.

(Бөгелмә, 6 октябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). 6 һәм 7 октябрьдә Бөгелмәдә халыкка ашыгыч хәбәр итү системасын комплекслы тикшерү узачак. Тикшерү вакытында бөгелмәлеләр «Барыгызга да игътибар» дигән сигналны ишетергә тиеш.

Тикшерүне электросиреналар һәм каты тавышландыргычлар җибәрү белән үткәрәчәкләр. Бөгелмәлеләр, уку сигналын ишетеп, махсус техниканың күп җыелуын күреп, тынычлык саклауны сорый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


news_right_1
news_right_2
news_bot