«Татар сүзе» республика бәйгесендә мәсәл жанрына өстенлек биреләчәк

«Нәфис сүз жанры тиешле югарылыкка күтәрелергә тиеш», — диде Кадыйм Нуруллин.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татар сүзе» республика бәйгесендә мәсәл жанрына өстенлек биреләчәк. Бу хакта бүген  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең икенче утырышында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин әйтте.

Конкурсны гамәлгә куючы — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе. Конкурсны оештыручы — «Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе. „Татар сүзе“ бәйгесенең төп максаты — катнашучыларның игътибарын татар телен һәм классик әдәбиятны саклап калу һәм үстерүгә юнәлтү», — диде Кадыйм Нуруллин.

Бәйгедә шигърият, чәчмә әсәрләр, мәсәлләр номинациясе каралган. Филармония директоры сүзләренчә, мәсәлләр жанрына аерым урын бирелә. «Габдулла Шамуков, Нәкый Исәнбәт, Туфан Миңнуллин да шушы жанрларга игътибар биргән. Киләчәк буыннарга мәсәл жанрын тапшыра алыр идек», — диде.

«Бүген без татар филармониясендә эшләгән, бакыйлыкка күчкән нәфис сүз осталары Фәйзи Йосыпов, Айрат Арсланов, Наҗия Минкиналарны искә алабыз. Сәнгатьнең нәфис сүз дип аталган төренең татар теле һәм әдәбиятын пропагандалауда роле зур. Нәфис сүз жанры тиешле югарылыкка күтәрелергә тиеш. Бәйге республика күләмендә зур проект буларак узсын, нәфис сүзне күтәрерлек булсын, яңа исемнәр ачсын иде», — диде Кадыйм Нуруллин.

Жюри җиде кешедән тора. Рәисе — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов. Жюрида Искәндәр Гыйләҗев, Рузәл Мөхәммәтшин, Данил Салихов, Илсөяр Иксанова, Илдус Әхмәтҗанов, Илдар Кыямов бар. Беренче турда видеоязмалар 15 декабрьгә кадәр бәйгенең рәсми электрон почтасына килә, ватсапта аерым телефонга кабул ителә. Бәйгенең икенче туры 20 февральгә билгеләнгән. Гала-концерт Халыкара Туган тел көнендә 21 февральдә үткәрелә.

Филармония җитәкчесе бәйге турында халыкка җиткерүдә матбугат чаралары актив катнашуын теләде. Бәйгенең приз фонды 1 млн сум тәшкил итә. Бәйгедә 10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар; 11 яшьтән 17 яшькә кадәр; 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар; профессиональ катнашучылар — театр, кино, концерт оешмалары профессиональ артистлары, театр белеме бирү педагоглары, дикторлар катнаша ала.