news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия авиакомпанияләре 24 илгә очышларга рөхсәт алды

Илләр исемлегендә әлегә чикләре ябык булган илләр дә бар.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Россия авиакомпанияләре 24 илдән даими очышларга рөхсәт алды, тиешле боерык Росавиация чыгарды.

Илләр исемлегендә әлегә чикләре ябык булган илләр дә бар.

Авиакомпанияләр Белоруссия, Бөекбритания, Мисыр, Казахстан, Кыргызстан, Мальдивлар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия һәм Танзаниягә керә алачак. Очышларга рөхсәт бирелгән ябык илләр арасында — Әзербайҗан, Әрмәнстан, Германия, Греция, Израиль, Испания, Италия, Кипр, Кытай, Мальта, Нидерланд, Согуд Гарәбстаны, Төрекмәнстан, Чехия, Үзбәкстан.

Авикомпанияләр шулай ук Австриягә, Болгариягә, Венгриягә, Испаниягә, Франциягә һәм Кубага чартер очышларына рөхсәт алды.

Росавиация вәкиле ассызыклап үткәнчә, бу документ авиаочышларның яңадан гамәлдә булуын аңлатмый.

«Авиакомпаниягә рөхсәт — очышлар яңадан гамәлдә булгач, алардан файдаланырга мөмкинлек бирүче хокук», — дип тәмамлады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot