news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Чупшева Татарстанда инвестклимат күрсәткечләре турында фикер алыштылар

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Миңнеханов һәм Чупшева Татарстанда инвестклимат күрсәткечләре турында фикер алыштылар
tatarstan.ru

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яңа проектларны алга сөрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО генераль директоры Светлана Чупшева белән очрашты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы күрсәткечләре, кеше капиталына кертемнәр турында фикер алыштылар.

Аерым алганда, Светлана Чупшева төбәктә җәмәгать киңлекләрен булдыру өлешендә тормышка ашырылган проектларны билгеләп үтте.

Светлана Чупшева сүзләренчә, төбәкләр белән системалы эш бизнес-климатны яхшырту, эшкуарлыкны үстерү өлешенә генә түгел, ә бәлки гражданнарның тормыш сыйфаты үсешенә дә кагыла. Бу – мәгариф, сәламәтлек саклау, иминлек, шәһәр мохите, экология өлкәләрендәге күрсәткечләр.

Стратегик инициативалар агентлыгы башлыгы барлык уңай үзгәрешләрне дә гражданнарның үзләре өчен булуын аңлаулары мөһимлеген ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100