news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: Татар телле министрлар да татар телендә чыгыш ясамый

Ул татар теленә сүрән мөнәсәбәтле министрлыкларны атады.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов кайбер министрлык-ведомстволарның татар теленә сүлпән мөнәсәбәтен әйтте. «Татар телле министрлар да татар телендә чыгыш ясамый», — диде ул комиссиянең икенче утырышында.

«Кайбер министрларның татар теленә мөнәсәбәте бик салкын. Спорт, Яшьләр эшләре, Транспорт һәм юл, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Инвестицион үсеш агентлыгында телгә мөнәсәбәт бик сүрән», — диде Марат Әхмәтов. 

Ул министрлыкларның ике дәүләт теле кулланышы буенча закон үтәлешен тирәнтен ачыклап, республика Президентына мөрәҗәгать әзерләргә кирәклеген әйтте.

 «Татар телле министрлар да татар телендә чыгыш ясамый. Ел ахырына кадәр киңәшмәләрдә анализ ясап, Президентның өстәленә салырбыз. Шәхси үрнәк бик кирәк, җитәкченең сүзе шуның кадәр үтемлерәк булачак», — диде Марат Әхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot