Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казаннан Лондонга авиарейс ачыла
Azur Air компаниясе Бөекбритания башкаласына рейс ясарга рөхсәт алды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Azur Air авиакомпаниясе Казаннан Лондонга рейс ясау мөмкинлегенә ия булды. Бу хакта Росавиациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мондый карар Covid-19 пандемиясе башланганнан алып беренче тапкыр үткәрелгән, чит илгә рейслар оештырырга рөхсәт бирүче ведомствоара комиссия утырышында кабул ителде. Авиакомпания атнага ике рейс ясый алачак.
Моннан тыш, Azur Air авиакомпаниясе Екатеринбург, Иркутск, Краснодар, Красноярск, Түбән Новгород, Новосибирск, Пермь, Ростов-Дон, Самара, Төмән һәм Уфадан Бөекбритания башкаласына рейслар ясау хокукына ия булды.
Авиакомпания шулай ук Казан, Самара, Уфа һәм башка кайбер шәһәрләрдән Каһирәгә очу өчен рөхсәт алды.
Шул ук вакытта, Росавиациядә билгеләп үтүләренчә, очышка рөхсәт бирү турындагы карар халыкара авиарейсларга яшел юл ачу нигез була алмый. «Рөхсәт бирү – авиакомпаниянең рейсларны яңадан башлаганда файдалана ала торган хокукы ул», - дип искәрттеләр ведомствода.
«Татар-информ» агентлыгы Казаннан Антальяга яңа чартер рейслары ачылуы турында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз