news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе өлкәсендә 19 октябрьдә «Татарча диктант» язалар

Узган ел Чиләбе өлкәсендә яшәүчеләр өчен сынау тексты итеп танылган татар шагыйре, язучы һәм сугыш герое Абдулла Алишның «Нечкәбил» әсәре сайланган.

Чиләбе өлкәсендә 19 октябрьдә «Татарча диктант» язалар
tatar-congress.org

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»).19 октябрь көнне Чиләбе өлкәсендә «Татарча диктант» белем бирү акциясе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтендөнья татар конгрессы «Татарча диктант» белем бирү акциясе 2016 елдан бирле үткәрә. Диктантны татар телендә язуның икенче елында ук Россиянең 20 төбәгеннән һәм ун чит илдән ике меңнән артык кеше катнашты.

Узган ел Чиләбе өлкәсендә яшәүчеләр өчен сынау тексты итеп танылган татар шагыйре, язучы һәм сугыш герое Абдулла Алишның «Нечкәбил» әсәре сайланган иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot