Татарстанда эшселәр саны чагыштырмача түбән дәрәҗәдә саклана — министр урынбасары

Сентябрь азагына булган мәгълүматлар буенча, «эшсез» дип теркәлүчеләр саны 11,8 мең кеше исәпләнә.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Татарстанда эшмәкәрлек өлкәсендә 480 меңнән артык кеше эшли. Бу — республика икътисадына җәлеп ителгәннәрнең 0,25 өлешен тәшкил итә.

Төбәк тулаем продукциясенең 25 проценттан артыгын урта һәм кече бизнес тәшкил итә.

«Бу — бизнес өчен инфраструктуралар булдыру нәтиҗәсе. Моннан тыш, муниципаль дәрәҗәдәге 63 промышленность мәйданнары да сизелерлек ярдәм күрсәтә. Аларда инде хәзер үк 440 резидент эшли, 6,7 меңнән артык кешегә эш урыны булдырылган. 2020 елда республикада промышленность мәйданчыклары 100 гә җитәргә тиеш», - диде бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республика икътисад министры урынбасары Олег Пелевин.

Утырышта депутатлар 2018 елга һәм 2019-2020 еллар план өлешенә бюджет проекты буенча фикер алышты.

Урынбасар билгеләп үткәнчә, Татарстанда эшчезләр саны чагыштырмача түбән дәрәҗәдә саклана.

«Сентябрь азагына булган мәгълүматлар буенча, «эшсез» дип теркәлүчеләр саны 11,8 мең кеше исәпләнә. Бу, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, күпкә азрак», - диде Олег Пелевин.