news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә белгечләр авылга барып кабул итә

Татьяна Хәйриевага ана капиталы, җир участогы белән бәйле һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

(Әлмәт, 6 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә белгечләр авылга барып кабул итә. Моңа кадәр районда яшәүчеләр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләргә йомышлары төшкәндә шәһәргә йөрергә мәҗбүр иделәр, дип яза җирле басма.

Әлмәттә эшли башлаган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк белгечләре үзләре авылларга бара. Халык аларны көтеп ала, чөнки ераграк торак пунктларда яшәүчеләргә бер документ артыннан яисә теге яки бу сорауга ачыклык кертү өчен генә дә шәһәргә килергә, чират торырга туры килә иде. Кайчакларда әллә ничә тапкыр йомыш төшә. Бу вакыт та, юлга сарыф ителгән акча да. МФЦның Әлмәттәге филиалы җитәкчесе Илдар Мусин график төзелүен һәм кабул итүләр шуның нигезендә алып барылуын әйтте. Белгечләр халык күп яши торган авылларга чыга. Алар Кәләй авылында булды. Татьяна Хәйриевага ана капиталы, җир участогы белән бәйле һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot