Р.Моратов: “Хәрби-Диңгез Флоты һәм Хәрби-Һава Көчләренә хезмәткә күбрәк кеше җибәрергә”

Быел көзен 9 меңнән артык Татарстан егете хәрби мундир кияргә тиеш

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында республиканың чакырылыш комиссиясе утырышы үткәрелде.

ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренчә, быел октябрь-декабрь айларында Россия Федерациясендә 1 октябрьдән башлап хәрби хезмәткә 1983-92 елда туган 278821 граждан хәрби бурычын үтәргә чакырылачак, билгеле, биредә хәрби хезмәттән азат итәрлек һәм кичектереп торырлык сәбәбе булмаганнар турында сүз бара. Шулардан 9 меңнән артыгы татарстанлылар өлешенә туры килә. 15 октябрьдән исә егетләр муниципаль берәмлекләрдән ТР Җыелу пуктына, туплап хезмәт итү урыннарына озату өчен, китерелә башлый. Планда каралганча, әйтик, 13, 19, 23 ноябрьдә 800дән күбрәк татарстанлы Ерак Көнчыгыш юнәлешендәге поезд белән юлга чыга. Гомумән, быел көзен чакырылыш комиссияләренә исә 32 меңнән артык (язын 30476 иде) егет чакырылып тикшерү узарга тиеш була.

Көзен республикадан хәрби хезмәткә җибәрү планы процентларда түбәндәгечә: Коры Җир Гаскәрләренә - 46, Эчке Гаскәрләргә - 9,4, Хәрби-Диңгез Флотына – 8, Хәрби-Һава Көчләренә - 11, Ракета Гаскәрләренә - 6, Хәрби-Десант Гаскәрләре белән Тимер Юл Гаскәрләренә - 1,4әр процент һ.б.

Ләкин утырышка рәислек иткән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, ТР чакырылыш комиссиясе рәисе урынбасары Равил Моратов белдергәнчә, бу юлы Хәрби-Диңгез Флоты һәм Хәрби-Һава Көчләренә күбрәк кеше җибәрергә, ә Коры Җир Гаскәрләренә - кимрәк. Димәк, шушы атна эчендә процентларга үзгәреш кертеп, нәтиҗәләрне игълан итү сорала, диде вице-премьер.