news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан пенсионерларына түләүләр өчен 11 млрд сумнан артык акча күчерелгән

Республика буенча 1,1 миллионнан артык пенсионер акча алачак.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан пенсионерларына бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум күләмендә акча түләү өчен 11 млрд сумнан артык акча җибәрелде. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан пенсионерларына бер тапкыр бирелә торган 10 мең сумны түләү өчен банкларга, почта элемтәсе бүлекләренә һәм китерү хезмәтенә 11,2 млрд сум күләмендә акча җибәрелгән. 2 сентябрьдә акча 780 мең пенсионерның кредит учреждениеләре аша килә башлады. Пенсияне китерү хезмәте һәм элемтә бүлеге аша алучы калган гражданнарга (Татарстанда алар — 341 мең) акча 3 сентябрьдән килә башлаячак», — дип хәбәр итте Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин.

Республикада 1,1 миллионнан артык пенсионер акча алачак. Бер тапкыр түләнә торган акча өчен Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ул автомат рәвештә билгеләнәчәк һәм пенсионерлар пенсия ала торган шул ук китерү оешмаларына юнәлдерелә.

Акча пенсия килә торган көндә күчерелә. Әгәр бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү 2021 елның сентябрендә килмәсә, ул соңрак була, диелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100