Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Красноярск краеның Отношка авылында Галим Кәримов истәлегенә мемориаль такта куйдылар
Мемориаль такта крайның «Без хәтерлибез…» социаль әһәмиятле проекты кысаларында эшләнгән.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Красноярск краеның Казачин районы Отношка авылында тантаналы шартларда фронтовик Галим Бари улы Кәримовка багышланган мемориаль такта ачылды.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Галим Кәримов Кызыл Байрак, III дәрәҗә Дан һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Берлинны алган өчен» һәм «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Мемориаль такта крайның «Без хәтерлибез…» социаль әһәмиятле проекты кысаларында эшләнгән. «Партнерлык» төбәк грант программасын Красноярск краеның «ЯР» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе һәм «Тарихи хәтер» партия проекты гамәлгә ашырган.
Отношка авылы мәчете имамы Галим Бари улы Кәримов һәм авылның барлык фронтовиклар истәлегенә дога укыды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз