Ютазы районының Урыссу бистәсендә ремонттан соң ишегалдын тантаналы төстә ачканнар

Милекчеләр кунаклар өчен чәй табыны хәзерләгән.

(Ютазы, 6 сентябрь, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Ютазы районы Урыссу бистәсендә, Пушкин урамында капиталь ремонттан соң тантаналы шартларда 105нче йорт ишегалды ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Безнең ишегалды» Президент программасы буенча төзекләндерелгән йорт янына җыелган халыкны Аяз Шафигуллин сәламләде. Ул Пушкин урамындагы 105нче йортта яшәүчеләрне бәхетле кешеләр дип билгеләп узды. Пандемия сәбәпле, агымдагы елда әлеге программа нигезендә капиталь ремонтланырга тиеш булган күпфатирлы йорт алды территорияләре исемлеге кыскарды.

Ишегалдына керә торган өр-яңа асфальт юл өстендәге ал тасманы кисү хокукы Аяз Шафигуллинга һәм Идарәче компания директоры Гөлфия Абдуллинага бирелде. Бәйрәмдә әлеге ишегалдында яши торган кешеләр иҗат иткән шигырьләр яңгырады, ихлас рәхмәт сүзләре әйтелде, ишегалдын капиталь ремонтлауда катнашкан җитәкчеләр, белгечләр, төзүчеләр чәчәк бәйләмнәре кабул итте.

Район мәдәният йорты артистлары, иҗат коллективлары дәртле җырлар, ялкынлы биюләр белән халыкның күңелен ачты.

Үз ишегаллары бәйрәмен тагын да ямьлерәк итү өчен милекчеләр дә өлеш керткән. Алар ишегалларын төзекләндерү буенча район бәйгесендә җиңгән мактау грамоталары, ишегалды тормышын тасвирлаган күңелле стендлар белән бизәгән һәм килгән кунаклар өчен чәй табыны хәзерләгән.