Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Омск өлкәсендә көзге Сабан туе узачак
Чара ел саен үткәрелә торган муниципаль грантлар конкурсы кысаларында Омск шәһәре хакимияте тарафыннан бирелгән грант акчасына үткәрелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Омск өлкәсендә көзге Сабан туе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Илдә һәм дөньяда эпидемиологик хәл аркасында, Сабантуй бәйрәмен уздырып булмады, анда авылдашлар, сыйныфташлар, дуслар һәм туганнар җыела иде. Көз - нәтиҗәләр ясау, үткәннәрне искә алу өчен менә дигән вакыт. Шуңа күрә Омск өлкәсендә татар халкының Сабантуй бәйрәменә багышланган чараны онлайн режимында үткәрергә булганнар, диелә хәбәрдә.
«Без конкурслар уздырачакбыз, яраткан коллективларның һәм башкаручыларның концерт программасын күрсәтәчәкбез, котлаулар кабул итәбез. Чара программасында теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен гариза тутырырга һәм аны безгә җибәрергә кирәк», диелә оештыручылар хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз