news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Моабит дәфтәрләре» китабы Мәскәүдә туган якны өйрәнү әдәбияты конкурсында җиңде

Бүләкләү XXXIII Мәскәү халыкара китап ярминкәсе кысаларында узды.

«Моабит дәфтәрләре» китабы Мәскәүдә туган якны өйрәнү әдәбияты конкурсында җиңде

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән «Моабит дәфтәрләре» китабы «Кече Ватан-2020» XVI бөтенроссия төбәк һәм туган якны өйрәнү әдәбияты конкурсында «Бу көнне без мөмкин кадәр якынайттык...»номинациясендә җиңүче булды.

Бүләкләү XXXIII Мәскәү халыкара китап ярминкәсе кысаларында узды. Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинга конкурста җиңүче дипломын тапшырдылар.

Китап 2019 елда татар һәм рус телләрендә дөнья күрде. Муса Җәлилнең шигырьләре дөнья халыкларының 60тан артык теленә тәрҗемә ителгән. Тик бу аерым басма: укучылар игътибарына ике «Моабит дәфтәре»нең тулы факсимиле тәкъдим ителә.

Бу уникаль хезмәт - үлемсез шигъри талантка һәм Җәлилнең үлемсез батырлыгына хөрмәт һәм мәхәббәт билгесе. Төсле фотослайдлар Татарстан Милли музеенда саклана торган төп нөсхә дәфтәрләрдән күрсәтелгән.

Барлыгы конкурска Россиянең 52 нәшриятыннан һәм төбәк һәм туган якны өйрәнү тематикасы әдәбиятын чыгаручы оешмалардан йөздән артык китап килгән. Быел конкурста Мәскәү, Санкт-Петербург, Белгород, Вологда, Воронеж, Ижевск, Иркутск, Казан, Киров, Магадан, Казан, Түбән Новгород, Оренбург, Орел һәм башка шәһәрләрдән нәшриятлар катнашты.

«Кече Ватан» төбәк һәм туган якны өйрәнү әдәбияты конкурсы 2005 елдан башлап матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы ярдәме белән үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100