Марат Әхмәтов: Без төбәкләрдә яшәүче татар яшьләренә юлны ачабыз

Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе кысаларында үткәрелә торган проектларда төбәкләрдә яшәүче татар яшьләре катнаша ала.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов төбәкләрдә яшәүче татар яшьләренең грантларда катнашу мөмкинлеген киңәйтте. Бу хакта ул «Идел» яшьләр үзәгендә узган Татар яшьләре көннәрендә делегатлар белән очрашуында сөйләде.

«Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе кысаларында үткәрелә торган проектларда, грант һәм конкурсларда катнашу өчен без төбәкләрдә яшәүче татарларга юлны ачабыз», — дип сөйләде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов Татарстанның йөзләгән миллион сум акча сарыф итәрлек проектларны гамәлгә куясы барлыгын әйтте. «Безгә килеп, үзегезнең шәхси проектларыгызны конкурсларда сынап карау өчен сезгә юлны ачабыз», — диде ул төбәкләрдән килгән татар яшьләренә мөрәҗәгать итеп.

Шулай ук очрашу барышында Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәхмәт хатларын тапшырды. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Миләүшә Шарапова һәм «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.