news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбедә «Татар кызы» конкурсының финал тантанасы узачак

Чара берничә милли проектны үз эченә ала: «Татар егете-2020», «Нәни энҗеләр-2020», «Нәни батырлар-2020», «Нәни тамчылар-2020».

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Чиләбедә «Татар кызы» конкурсының финал тантанасы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2020 елның 18 сентябрендә 18: 00 сәгатьтә Чиләбе филармониясенең Прокофьев исемендәге концерт залында барлык җанатарларны һәм татар мәдәниятен үз итүчеләрне көтәләр. Биредә Чиләбе өлкәсе татар конгрессы оештырган милли проект - «Татар кызы»ның юбилей, унынчы конкурсы финал тантанасы узачак. Чара берничә милли проектны үз эченә ала: «Татар егете-2020»; «Нәни энҗеләр-2020»; «Нәни батырлар-2020» ; «Нәни тамчылар-2020».

Тамашачыларны конкурсантлардан кызыклы тамашалар, шулай ук эстрада йолдызлары концерты көтә, дип вәгъдә итә оештыручылар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100