news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мэры шәһәрдә төзелә торган яңа скверда эш барышы белән танышты

Иҗтимагый киңлек булдыруга 28,5 миллион сум акча тотылган.

Түбән Кама мэры шәһәрдә төзелә торган яңа скверда эш барышы белән танышты
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Түбән Кама мэры Айдар Метшин Яшьлек урамында төзелә торган яңа скверда эш барышы белән танышты. Бу — шәһәрдә ишегалды проектларының иң колачлысы. Ул «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча башкарыла. Иҗтимагый киңлек булдыруга 28,5 миллион сум акча тотылган.

Эшне август ахырына тәмамларга планлаштыралар, әмма бүген үк биредә скейтборд, самокатта йөрүче балаларны очратырга мөмкин. 150 урынга исәпләнгән утыргычлар белән сәхнә ясалган, чаралар үткәргәндә аппаратура тоташтыру өчен, барлык җайланмалар да урнаштырылган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүгенге көндә сквер территориясендә юл салу эшләре бара, юллар брусчатка һәм асфальт өслекле булачак.

«Халык скандинав йөрүе, йөгерү, велосипедта йөрү өчен уңайлы булган әйләнеш булдыруны сорады», — ди баш архитектор Эмиль Сираҗетдинов.

Парк уртасында механик тренажерлар, воркаут белән шөгыльләнү өчен турниклар булган ике мәйданчык булачак. Тукай урамының 11 нче йорты янында этләрне йөртү өчен аерым мәйданчык төзеләчәк.

Түбән Кама мэры паркта куркынычсызлыкка аерым игътибар бирде. Биредә ут баганалары, видеокүзәтү җайланмалары күп булачак.

Шулай ук очрашуда ишегалдында яшәүчеләр 6нчы мәктәп һәм сквер арасындагы юл участогын ремонтлау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Әлеге мәсьәләне Айдар Метшин контрольгә алды. Киләсе елда ул юл катламын, һичшиксез, тәртипкә китерергә кирәклеген билгеләп үтте. Финанслау булган очракта, участокта быел да реконструкция үткәрергә мөмкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100