news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анна Попова: 1 сентябрь гадәти форматта узар дип өметләнәбез

Белгечләр бер төбәктә дә чикләүләр кертергә туры килмәс дип фаразлый.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова 1 сентябрьнең Россиянең барлык төбәкләрендә дә гадәти форматта узачагына ышаныч белдерде.

Моның өчен бөтен нигез дә бар дип искәртте ул. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Без 1 сентябрь Россиянең барлык төбәкләрендә дә гадәти форматта узар (моның өчен бөтен нигез дә бар) һәм бер генә төбәктә дә ниндидер чикләүләр кертергә туры килмәс дип өметләнәбез», - диде Попова «Россия 1» каналында Наилә Әскәр-задәгә биргән интервьюсында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100