news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ял көннәрендә Татарстанда яңгырлар явачак

Җомга, 7 августта, көндез һәм кич республиканың аерым районнарында көчле яңгырлар явачак.

Ял көннәрендә Татарстанда яңгырлар явачак

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Киләсе ялларда Татарстанда температура фоны кимиячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җомга көнне урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез һәм кичен аерым районнарда көчле явым — төшем көтелә. Шулай ук җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәр дип фаразлана, көндез һәм кичен җил секундына 23 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә  +14 тән +19 градуска, көндез +25 тән +30 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда +33 градуска кадәр булачак.

Шимбә көнне төнлә һәм иртән республикада тотрыксыз һава торышы сакланачак, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, төнлә  +12дән +17 градуска кадәр була. Көндез Татарстанда явым-төшем көтелми, температура фоны түбәнәя һәм +20..+25 градустан да артмас дип көтелә.

8-9 августта төнлә явым-төшем булу ихтималы аз, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Төньяк һава агымнары һава температурасының киләчәктә түбәнәюенә ярдәм итәчәк: төнлә  +10 +15, көндез +19 +24 градус фаразлана.

Алдан фаразлаулар буенча, киләсе атна башында татарстанлыларны салкын һава торышы, урыны белән бераз яңгырлар көтә. Һава температурасы түбәнәю дәвам итәчәк: төнлә  +8дән +13кә кадәр, көндез +17 - +22 градус булуы көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100