news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туристларны җәлеп итү өчен, Казан үзәгендә онлайн-видеокамера урнаштырдылар

Камерадан трансляцияне Visit Tatarstan сайтының YouTube-каналында карап була.

Туристларны җәлеп итү өчен, Казан үзәгендә онлайн-видеокамера урнаштырдылар

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Туристларны җәлеп итү өчен, Казанның төп җәяүлеләр урамында онлайн-видеокамера урнаштырдылар. Бу хакта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты сайтында хәбәр ителә.

«Туристлык-мәгълүмат үзәге бинасында (Бауман урамы, 49) онлайн-камера куйдылар. Ул хәзерге вакыттагы һава торышын һәм тулаем алганда Казан үзәгендәге атмосфераны күзалларга мөмкинлек бирә», - диелә хәбәрдә.

Онлайн-камера XIX йөз ахырында төзелгән тарихи бина – Смоленцев һәм Шмелев йортын күрсәтә. Шулай ук Богоявление манарасын да (ул, шул исәптән, күзәтү мәйданчыгы буларак та эшли) күрергә мөмкин.

Камерадан трансляцияне Visit Tatarstan сайтының YouTube-каналында карап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100