news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов отставкага китте

Хөсәенов әлеге вазифаны 2014 елның апреленнән биләде.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов отставкага китте
Татар-информ архивы

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Министрлар Кабинеты ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәеновны отставкага озатты. Шул хактагы карар республика хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«Хөсәенов Алмаз Шәүкәт улын хезмәткәр инициативасы буенча 2020 елның 7 августында биләгән вазифасыннан азат итәргә», - диелә документта.

Хөсәенов әлеге вазифаны 2014 елның апреленнән биләде. Аңа кадәр Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында, Россия Сәнәгать һәм сәүдә, Авыл хуҗалыгы министрлыкларында эшләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100