news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин блогерларга Кабан күле яр буеның төзелеп килә торган өлешен күрсәтте

Яр буеның яңа өлешендә фитнес-үзәктән Назарбаев урамына кадәр спорт мәйданчыгы, барбекю зонасы, спортның ишкәк ишү төрләре өчен мәктәп, футбол мәйданчыгы, парк һәм кафе барлыкка киләчәк.

Илсур Метшин блогерларга Кабан күле яр буеның төзелеп килә торган өлешен күрсәтте
Расих Фасхутдинов

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Кабан күле яр буеның икенче чираты 30 августта Шәһәр көненә һәм ТАССР йөзьеллыгы хөрмәтенә ачылачак. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин яр буе һәм паркларны төзекләндерү темасы буенча блогерлар белән очрашуда сөйләде.

«Безнең өчен [блогерлар белән очрашу] бу яңа формат. Сезнең аудиториягез зур, ә безнең үзгәрешләр, төзелеш һәм планнар турында сөйләү өчен яхшы форсатыбыз бар», — диде Илсур Метшин.

Мэр белән очрашуга блогерлар, велоактивистлар, матбугат вәкилләре килде.

«Кабан ярының икенче чираты Татарстан Республикасының йөзьеллыгы хөрмәтенә ачылачак. Быел без Мәрҗани һәйкәле участогыннан театрга кадәр эшләр башкардык һәм бүген фитнес-үзәктән Назарбаев урамына кадәр яңа өлеш тәкъдим ителәчәк», — диде шәһәр башлыгы.

Фитнес-үзәк урнашкан бина янында воркаут өчен тренажерлар һәм спорт мәйданчыгы урнашачак.

Ярым җимерелгән бинадан ишү буенча спорт мәктәбен яңа мәйданчыкка күчерәчәкләр, анда 10-18 яшьлек 420 спортчы шөгыльләнә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100