news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бәллүр каләм» конкурсына эшләрне 10 октябрьгә кадәр кабул итәләр

Конкурсны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге үткәрә.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). «Татарстан Республикасы журналистикасы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXIII конкурсына (премиягә)»  эшләр кабул итү 2020 елның 10 октябренә кадәр озайтылды. Бу хакта конкурсны оештыручылар — «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге хәбәр итә.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Эшкә тугрылык өчен», «Елның иң яхшы редакциясе», «Елның иң яхшы журналисты», «Объектив караш аша», «Туган тел», «Татарстан Республикасында милли проектларны яктырту буенча массакүләм матбугат чарасының иң яхшы редакциясе».

2020 елгы махсус проектлар: «Россия Федерациясендә театр елы», «Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы», «WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты».

Конкурсның гомуми приз фонды 440 мең сум тәшкил итә.

Конкурска эшләр 420080, Казан ш., Декабристлар ур., 179 адресы яки почта аша «ТР журналистикасы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXIII конкурсына (премиягә)» тамгасы белән кабул ителә. Мәгълүматны (843) 555-85-11, 555-76-03 телефоннары аша ачыкларга була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100