news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор россиялеләр өчен чит илдән кайту кагыйдәләрен үзгәртте

Хәзер анализны бер тапкыр гына тапшырырга кирәк, шул ук вакытта прививка ясатканнарга яки авырып терелгәннәргә ПЦР-тест тапшыру кирәк булмаячак.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) илгә әйләнеп кайткач россиялеләрнең ковидка ике тапкыр бирелә торган тестын гамәлдән чыгарды. Хәзер анализны бер тапкыр гына тапшырырга кирәк, шул ук вакытта прививка ясатканнарга яки авырып терелгәннәргә ул кирәк булмаячак. 

РИА Новости хәбәр иткәнчә, тиешле карарны ведомство башлыгы Анна Попова имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган. Ул рәсми төстә басылып чыкканнан соң икенче көнне үз көченә керә.

Хәзер ковид белән авырмаган яки прививка ясатмаган кешеләр илгә кайтканнан соң өч көн эчендә бер тест тапшырырга тиеш. Нәтиҗәләр алганчы изоляция режимын сакларга кирәк.

«Соңгы 12 ай эчендә ковидка каршы вакцинация ясалган булса яки соңгы алты ай эчендә коронавирус белән чирләп терелгәнлеккә мәгълүмат булганда ПЦР методы белән ковидка лаборатория тикшеренүе уздыру <...> кирәк түгел», - диелә карар текстында. 

news_right_1
news_right_2
news_bot