news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2024 елда эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча пенсиясе 20 мең сумнан артачак

2022 елда индексация күләме – 5,9, 2023 елда – 5,6, 2024 елда 5,5 процент тәшкил итәчәк.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). 2024 елда картлык буенча уртача еллык иминият пенсиясенең күләме 20 338 сумга җитәргә мөмкин.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, Пенсия фондының 2022 елга һәм 2023-2024 елларның план чорына бюджетындагы төп характеристикаларында шулай диелә.

Документ нигезендә, пенсияләрне еллык индексацияләү 1 гыйнвардан үткәрелергә тиеш.

Планлаштырылганча, 2022 елда индексация күләме – 5,9, 2023 елда – 5,6, 2024 елда 5,5 процент тәшкил итәчәк. Нәтиҗәдә, эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясенең уртача еллык күләме 2022 елда – 18 447, 2023 елда – 19 399, 2024 елда 20 388 сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, 2022 елда Россиядә иминият пенсиясе – 39,57 миллион, 2023 елда – 38,93 миллион, 2024 елда 38,86 миллион кешегә түләнер дип көтелә.

Билгеләп үтелгәнчә, 2022 елга һәм 2023-2024 елларның план чорына тупланма пенсиянең күләменә һәм ашыгыч пенсия түләүләренә төзәтмә кертү күздә тотылмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100