news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин КАМАЗ коллективына рәхмәт белдерде

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга Рәхмәт хатын компаниянең директорлар советы утырышында «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов тапшырды.

(Чаллы, 6 июль, «Татар-информ»). КАМАЗ коллективы Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Бу хакта автогигантның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коллектив мондый хөрмәткә предприятиенең яңа техника төзүгә зур өлеш кертүе һәм завод төзелә башлауның 50 еллыгы уңаеннан лаек булды.

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга Рәхмәт хатын компаниянең директорлар советы утырышында «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов тапшырды.

Шул ук утырышта Чемезов яңадан КАМАЗның директорлар советы рәисе итеп сайланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot