news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда боз, яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Синоптиклар бүген кич һава шартларының начараюы хакында кисәтте.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә бүген кич урыны белән боз һәм яшенле яңгыр, көчле җил көтелә.

Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20, урыны белән 23 метрга кадәр җитәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100