news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан белән Мәскәү арасында яңа автобус маршруты була

Автобус Мәскәүгә унөч сәгатьтә барып җитәчәк.

(Казан, 6 июль, "Татар-информ"). 10 июльдән Казан һәм Мәскәүне яңа төбәкара маршрут бәйләячәк. Югары уңайлылык автобуслары көн саен Татарстан башкаласындагы «Восточный» автовокзалыннан 17.00 сәгатьтә китә. Бу турыда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юл вакыты 13 сәгать тәшкил итә.

Маршрут Түбән Новгород аша уза. Сәфәр дәвамында пассажирларга бушлай Wi-Fi хезмәте күрсәтеләчәк.

+7(843)233-41-17 һәм +7(962)559-30-37 телефоннары аша билетка бронь ясап була, аны шулай ук автовокзал кассасында сатып алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot