news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районында ТАССРның 100 еллыгына багышланган фотомарафон игълан ителде

Районда яшәүчеләр фотомарафонга кушыла ала.

Чүпрәле районында ТАССРның 100 еллыгына багышланган фотомарафон игълан ителде
http://chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 6 июль, «Татар-информ», «Туган як»). Чүпрәле муниципаль районында ТАССРның 100 еллыгына һәм район оешуның 90 еллыгына багышланган фотомарафон игълан ителде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«ТАССРның 100 еллыгы — Чүпрәле районы» рубрикасында Татарстанның тарихы һәм көнкүреше, аның күренекле кешеләре, әлбәттә, Чүпрәле районы һәм аның халкы белән бәйле фоторәсемнәр, хикәяләр һәм кызыклы фактлар куеп барылачак.

Районда яшәүчеләр фотомарафонга кушыла ала. Фотоларны һәм язмаларны редакциянең tuganyak@bk.ru электрон почтасына җибәрә аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100