news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр елан тешләгәндә тиз арада башкарырга кирәкле гамәлләрне әйтте

Еланнан саклану өчен, җиләк, гөмбә җыйганда калынрак киенергә киңәш ителә.

Белгечләр елан тешләгәндә тиз арада башкарырга кирәкле гамәлләрне әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Белгечләр елан тешләгән очракта кичекмәстән башкарылырга тиешле гамәлләрне аңлатты һәм елан тешләмәсен өчен саклану чараларын әйтте. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләштеләр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина әйтүенчә, урманга барганда калынрак кием-салым, калын табанлы аяк киеме кию, үзең белән аллергиягә каршы антигистаминлы препаратлар, эчәргә яраклы су алырга кирәк. Калын итеп киенсәң, елан теше тәнгә кадәр кереп җитмәскә мөмкин, ди белгечләр.

«Елан тешләсә, симптомнарны җиңеләйтү өчен, бер дару һәм су эчәргә, аннары туры хастаханәгә юл тотарга кирәк. Табибка, һичшиксез, бару кирәк, чөнки кан әйләнеше бозылган булса, дәвалау тактикасында үзенчәлекләр булырга мөмкин. Тешләнгән урыннан өстәрәк жгут салырга ярамый, чөнки дәвалау кыенлаша. Кан тамырларына болай да зыян килгәч, салкын әйбер тотып торырга да киңәш итмибез», — диде баш белгеч.

Шулай ук, тешләнгән яраны каезлап, агуын суыртып чыгарырга тырышу да кирәкми, ди ул. «Ике-өч сәгать эчендә хастаханәгә барырга кирәк. Район хастаханәсе безнең белән элемтәгә чыгып, без стациионар шартларында аларга дәвалау алгоритмын аңлатабыз. Поход маршрутын төзегәндә дә, тиз арада хастаханәгә, һичьюгы медицина пунктына барып җитәрлек итеп төзергә кирәк», — диде Алия Насыйбуллина.

Токсиколог өйдә мөстәкыйль рәвештә эремчек суын куллану бик куркыныч булуын искәртте. «Эремчәк суы стационарда, реанимация бүлеге булган җирдә генә кертелә ала, чөнки анафилактик, аллергик шок булуы ихтимал. Эремчек суы шактый агрессив», — дип кисәтте ул.

Идел-Кама тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Алексей Павлов сүзләренчә, кара елан тешләсә, аны сизми калу мөмкин түгел. Ул үзе дә елан тешләвенә дучар булганын сөйләде. «Кулны кысып ала һәм, агу күп эләксә, тиз арада көчәя торган сызлану ул. Тешләгән һәр очракта елан агуын кертә дигән сүз түгел. Әле ашаган гына вакыты булса, авыз куышлыгында агу булмаска мөмкин», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100