news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч Татарстанда кара елан кайсы районнарда күбрәк очраганын әйтте

Еланнар җирдә черек бүрәнә ярыгы эчендә качып ятарга мөмкин. Шулай ук, корыган яфраклар, ботак-чатаклар эченәрәк кереп, кисек агач төпләре өстендә дә ятулары ихтимал.

Белгеч Татарстанда кара елан кайсы районнарда күбрәк очраганын әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда кара елан кайсы районнарда күбрәк очравы билгеле. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Идел-Кама тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Алексей Павлов сөйләде.

Яңа туган гади кара еланнар (обыкновенная гадюка) кызгылт-коңгырт төстә туа, мондый төстә ике-өч ел яшиләр, аннары төсләре үзгәрә.

«Соры һәм аксыл фонга зигзаг рәсеме төшерелгән кара еланнар күбрәк Иделнең уң як ярында очрый. Бу Югары Ослан, Тәтеш, Кама тамагы районы. Шулай ук, көньяк-көнчыгыш, шул исәптән, Әлмәт, Лениногорск, Зәй, Мамадыш районнары. Башка районнарда еланның кара формасы яки меланистлар очрый. Шулай ук, бездә дала кара еланы да бар, ул Спас районында, сирәк очрый торган кызыл формасы бары тик Мамадыш районында очрый», — дип әйтте Алексей Павлов.

Аның сүзләренчә, еланнар җирдә черек бүрәнә ярыгы эчендә качып ятарга мөмкин. Шулай ук, корыган яфраклар, ботак-чатаклар эченәрәк кереп, кисек агач төпләре өстендә дә ятулары ихтимал.

«Табигатьтә йөргәндә, игътибарлы булырга кирәк. Кара елан республиканың бар территориясендә диярлек бар, күбрәк урман, сулыклар янында яшиләр. Урманнарның да үзенә кулай урыннарын гына сайлыйлар», — диде биология фәннәре кандидаты.

«Нурлат районында урман 40 процент булса да, тешләүләр әллә ни күп түгел. Инфраструктура үсеш алган, торак пунктлар урманнан ераграк урыннарда кешеләрнең кара елан белән очрашу ихтималлыгы түбәнрәк. Яшел Үзәндә урманнар да күп, халык тыгызлыгы да зур, ә еланнар кими баруын күзәтәбез, алар урманнарның аерым бер өлешләрендә генә оялый», — диде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100