news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баш токсиколог җәрәхәттән елан агуын суыртып чыгарырга ярамауның сәбәбен аңлатты

Быел Татарстанда дүрт кешене кара елан тешләгән.

Баш токсиколог җәрәхәттән елан агуын суыртып чыгарырга ярамауның сәбәбен аңлатты
Солтан Исхаков

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кешене елан чакса, табибка күренгәнче, ярадан агуын суыртып чыгарырга тырышырга ярамый. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте. 

«Суырткан очракта да, әллә ни күп агу ала алмыйсыз. Агуның күп өлеше лимфа системасына ук үтеп кергән була. Ярдәм күрсәтәм дип, агу суырткан кешенең авыз куышлыгында инфекция булуы ихтимал. Без бит, гадәттә, хастаханәдә агуга каршы сыекча керткәндә, гангрена белән бәйле проблемалар килеп чыкмасын өчен, катып калу (столбняк) чиренә каршы да сыекча кертәбез», — диде баш белгеч.

Табиблар әйтүенчә, елан тешләгән вакытта, гадәттә, өстәге ике теш эзе кала. Бер генә теш эзе калган очраклар да була. «Кайчак пациентларның тәне шешкән урынында елан тешләгән нокталар бөтенләй күренми. Аннары гына пациент үләннән йөргәндә, аягын нәрсәдер кадаганын исенә төшерә», — диде Алия Насыйбуллина.

Аның сүзләренчә, елан тешләгән кешене хастаханәдән бер-ике атна эчендә дәвалап чыгаралар. Аяк-куллары элеккегечә хәрәкәтләнә алсын өчен, кеше тик ятарга, табиблар сүзеннән чыкмаска тиешлеген искәртте табиб. Юкса, җәрәхәт озак төзәләчәк.

Былтыр республикада елан тешләүгә шикләнеп, иллеләп мөрәҗәгать булган. 37 кешенеке расланган, калганнарда тән шешү бөҗәк тешләвеннән булган. Быел Татарстанда дүрт кешене кара елан тешләгән.

Идел-Кама тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Алексей Павлов кара елан белән очрашканда хафага бирелмәскә киңәш итте. «Әкренләп читкә тайпылырга, башка юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк. Гадәттә, кара елан өстенә бассаң, я кагылсаң гына һөҗүм итә», — диде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100