Төркия карапапаклары берләшә

Бөтендөнья төрки-карапапаклар берлегенең беренче корылтае Грузиянең Борчалы төбәгендә узачак

(Истанбул, 6 июль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиядә яшәүче төрки-карапапаклар 100 елдан соң кабаттан берләшергә җыена. Беренче корылтайлары 26-27 июль көннәрендә Грузиянең Борчалы төбәгендә узачак. Моннан соң алар “Бөтендөнья карапапак төркиләре берлеге” исеме астында һәм сәясәттә, һәм иҗтимагый тормышта актив эшчәнлек алып барачаклар.

Шулай итеп, тарих сәхнәсендә тагын бер төрки этник төркем урын алачак.

Бөтендөнья карапапак төркиләре берлеге Төркиянең танылган телевидение журналисты, “Ефәк юлы” стратегик тикшеренү үзәге җитәкчесе Сәйфуллаһ Төрксойның инициативасы белән барлыкка китерелә, дип хәбәр ителә төрек матбугатында. Беренче корылтай 10 илдән чакырылган күренекле җәмәгать эшлеклеләре, әдәбият әһелләре, сәясәтчеләр, галимнәр катнашында узачак.

Карапапаклар азәрбайҗан халкының этник төркеме буларак беленә. Икенче төрле аларны “тәрәкәмәләр” дип тә атыйлар. Карапапаклар, нигездә, Төркиянең төньяк-көнчыгыш районнарында, төньяк Кавказның Дәрбәнт, Грузиянең Түбән Картлия (Кве́мо-Ка́ртли) өлкәсендә, Азәрбайҗанның Казаһ районында, Иранның көнбатыш Азәрбайҗан өлкәсендәге Негеде́ шәһәре тирәсендә гомер итә. Бүген дөньяда 20 миллион, Төркиядә исә 7 миллионга якын карапапак яши дип исәпләнә.