Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә күпбалалы гаиләләргә җир бирү дәвам итә
"Могҗизалар кыры"нда күпбалалы 363 гаиләгә җир участоклары бүлеп бирелгән
(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Яшел Үзән районында "Могҗизалар кыры"нда күпбалалы 363 гаиләгә җир участоклары бүлеп бирелде, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләр порталы.
Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Мәхмүтов җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, хәзер межалау билгеләре куела һәм актлар буенча алар хуҗаларга тапшырыла. 363 участокның 130ының билгеләре бар инде һәм алар көн саен 20-30га арта.
Җир эшләренә килгәндә, хәзер кырда җирлекнең вертикаль планировкасын башкаралар. Җир бик тигезсез булганга, "Каздорстрой" аны тигезли. 22 июльгә кадәр планировкалау эшләрен төгәлләргә ышандыралар. Тигез участокта төзү уңайлырак, су басу белән дә, канализация коллекторына тоташтыру белән дә проблемалар булмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз