Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Спас муниципаль районында ферма юлларын төзекләндерүгә керештеләр
Бу эшләр махсус республика программасын тормышка ашыру кысаларында алып барыла
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Спас муниципаль районында ферма юлларын төзекләндерүгә керештеләр. Хәзерге вакытта “Мостовик” җәмгыяте эшчеләре Ржавецтагы эшмәкәр Сергей Юрков фермасы юлларын төзекләндерәләр. Алар озынлыгы – 700, ә киңлеге 3 метр тәшкил иткән юлга бетон түшиләр. Эшләр тәмамлангач, язгы һәм көзге чорда фермага транспорт белән керү бермә-бер җиңеләячәк.
Моңарчы әлеге предприятие эшчеләре Екатериновка эшмәкәрләре Линар Гыйниятуллин белән Рафис Хәйруллин фермаларына 780 метр юлга яхшы сыйфатлы бетон түшәгәннәр. Киңлеге дүрт метр ярымнан артып китүче шома, тигез юл авылның бер урамы аша үтә.
Бу эшләр махсус республика программасын тормышка ашыру кысаларында алып барыла, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз