news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда планлаштырылган торакның 35 проценттан артыгы төзелеп беткән

Соңгы ике атнада торак тапшыру динамикасы 70,7 мең квадрат метрны тәшкил иткән.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», 5 июньгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда ел башыннан 1 млн 66,2 мең квадрат метр торак төзелгән, бу планның 35,8 процентын тәшкил итә. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Докладчы сүзләренә караганда, соңгы ике атнада торак тапшыру динамикасы 70,7 мең квадрат метр тәшкил иткән. Шулай итеп, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестпрограммасы буенча Казанның «Салават Күпере» микрорайонында 30,3 мең кв.метр мәйданлы ике йорт файдалануга тапшырылган.

Татарстанда 1 млн. 388,2 мең кв. метр мәйданлы 10 мең 680 шәхси йорт төзү планлаштырыла. 5 июньгә 635,1 мең кв. метр мәйданлы 4 мең 885 индивидуаль йорт файдалануга тапшырылган, бу планның 45,7 процентын тәшкил итә. Ике атна эчендә динамика 30,6 мең квадрат метр тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100