news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җәмәгать урыннарында битлексез йөрергә рөхсәт иттеләр

Маска-перчатка киеп йөрү режимы кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында элеккечә үк гамәлдә кала.

Татарстанда җәмәгать урыннарында битлексез йөрергә рөхсәт иттеләр

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда җәмәгать урыннарында маска һәм перчатка киеп йөрүне гамәлдән чыгардылар. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар республика Хөкүмәте сайтында чыккан.

374 номерлы карарның 8 пунктындагы җиденче абзац нигезендә кибетләрдә, хезмәт күрсәтү урыннарында, транспортта һәм җәмәгать урыннарында маскасыз йөрү тыелган иде. Хәзер бу чикләү транспортта йөргәндә, кибеткә һәм хезмәт күрсәтү урыннарына кергәндә генә гамәлдә булачак, шулай ук бу очракларда перчатка кию дә мәҗбүри.

Алдарак «Татар-информ» Татарстанда кафеларның җәйге верандаларын ачарга рөхсәт итүләрен язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100