news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан башкаласында «Казан урамнары тарихы» дип аталган экскурсияләр башлана

Белгечләр конкрет урамнар мисалында кунакларны һәм шәһәр халкын элек сәүдәгәрләр һәм атаклы морзалар яшәгән йортлар белән таныштырачак.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). «Россия — минем тарихым» мультимедиа паркы «Казан урамнары тарихы» дип аталган экскурсияләр циклын башлап җибәрде. Бу хакта мультимедиа паркының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар фотографияләр һәм тарихи хроника ярдәмендә шәһәрнең һәм аның гореф-гадәтләренең формалашу чорларын белә алачак. Белгечләр конкрет урамнар мисалында кунакларны һәм шәһәр халкын элек сәүдәгәрләр һәм атаклы морзалар яшәгән Казандагы йортлар белән таныштырачак.

Экскурсияләр июнь аенда һәр чәршәмбе көнне узачак. Башлану вакыты — 19:00.

10 июньдә катнашучылар Мәскәү районын, 17 июньдә — Киров районын, ә 24 июньдә Совет районын караячак. Экскурсиягә язылу өчен 7 (843) 267-42-04 телефонына шалтыратырга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100