news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Тормыш юлы» акциясе волонтерларын бүләкләделәр

Волонтерлар үзизоляциядә утырган 74 меңнән артык пенсионер, инвалид һәм күп балалы гаиләгә кайнар ризык китергән.

Казанда «Тормыш юлы» акциясе волонтерларын бүләкләделәр

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). «Тормыш юлы» акциясе волонтерларын изоляция режимы вакытында, шул исәптән изге Рамазан ае көннәрендә дә, мохтаҗларга ярдәм итүләре өчен бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы Казанның «Ярдәм» мәчетендә узды.

«Беренче чиратта, әлеге фондны җитәкләүче кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, бу хәрәкәт ярдәмендә барлык эшләрне дә башкарырга мөмкин. Мин „Ярдәм“ фонды җитәкчелеге турында әйтәм», — диде Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров. Аннары ул барлык волонтерларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

«Тормыш юлы» хәйрия акциясе 1 апрельдә, Россиядә мәҗбүри үзизоляция режимы кертелгәч башланды. Волонтерлар Казандагы мохтаҗ кешеләргә: коляскада йөри торган инвалидларга, ишетмәүчеләргә, күрмәүчеләргә, ДЦП диагнозлы кешеләргә, ялгыз пенсионерларга, аз керемле гаиләләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм чит ил студентларын кайнар аш белән тәэмин итте. Көн саен аларга ланч-бокслар, ә кирәк булганда — медикаментлар һәм битлекләр дә китерделәр.

Ике ай дәвамында якынча 74 мең кеше кайнар аш белән тәэмин ителгән. Ә хәзер волонтерлар урын өстендә ятучы инвалидларга кайнар ризык китерүләрен дәвам итәләр. Акция башланганнан бирле анда 100гә якын кеше катнашкан.

«Авыр вакытта үз-үзен тәэмин итә алмаган, кайнар ризык пешереп ашый алмаган һәр мохтаҗга бу ярдәмнең барып ирешүе турында берничә тапкыр ишеттем. Азык-төлек җыелмаларын күп кеше таратты, әмма кайнар ризык алып килүне сез генә оештырдыгыз», — дип мөрәҗәгать итте волонтерларга ТР Җәмәгать эшлеклеләре союзы президиумы рәисе Александр Даренков.

Ул барлык волонтерларга рәхмәт хатлары тапшырды, ә кайберләре II дәрәҗәдәге «Җәмгыять алдындагы казанышлар өчен» медаленә лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100