news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп функцияле үзәкләргә килүчеләрне алдан язылмыйча кабул итә башлаячаклар

Күп функцияле үзәк залларында 4 квадрат метр мәйданга 1 генә кеше булырга тиеш.

Күп функцияле үзәкләргә килүчеләрне алдан язылмыйча кабул итә башлаячаклар

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда 15 июньнән башлап Күп функцияле үзәкләргә килүчеләрне алдан язылмыйча гына кабул итә башлаячаклар. Республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар ТР Хөкүмәте порталына чыккан.

Бер үк вакытта залларда күп кеше булырга тиеш түгел. 4 кв.метр мәйданга бер кеше туры килергә тиеш. Монда хезмәткәрләр дә исәпкә алына.

Алдарак «Татар-информ» Татарстанда кафеларның җәйге верандаларын ачарга рөхсәт итүләрен язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100