news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясенә нәтиҗә ясалды

Рамазан ае вакытында нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән 15 баланы тернәкләндерүгә акча җыюга иреште.

«Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясенә нәтиҗә ясалды
dumrt.ru

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Изге Рамазан ае төгәлләнде. Күркәм гадәт буенча, күпчелек мөселманнар узган айга йомгак ясады, киләчәккә планнар билгеләде. ТР мөселманнры Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында исә «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясенә нәтиҗәләр ясалды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рамазан ае дәвамында сәдака һәм зәкят, шулай ук кыска номерга җибәрелгән игелекле смс-лар рәвешендә килеп ирешкән хәер хисабына мөфтиятнең “Зәкят” хәйрия фонды 900 мең сумнан артык акча җыюга иреште. Нәтиҗәдә, ярдәм фонд канаты астындагы 10 авыру балага күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясеннән кала, фонд тарафыннан 5 сабыйны дәваларлык өстәмә рәвештә 300 мең сумнан артык күләмдә акча җәлеп ителде. Шул рәвешле, гомумән алганда, Рамазан ае вакытында нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән 15 баланы тернәкләндерүгә акча җыюга иреште. 

news_right_1
news_right_2
news_bot