Татарстанда иртәгә яшенле яңгыр көтелә

Синоптиклар яшен вакытында җилнең көчәю ихтималын фаразлый.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр явачак.

Көндез яңгыр, урыны белән яшен булу ихтимал. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исә, талгын. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Татарстанда һаваның төнге сәгатьләрдә минималь температурасы –  +4..+9 градус булачак. Көндез исә максималь температура +14..+19 градуска җитә.

Казанда явым-төшем көтелми. Төнлә – +5..+7, көндез +16..+18 градус җылы булачак.