Роспотребнадзор симезлектән интегүче кешеләр яшәүче төбәкләрне атаган

“Симерү” диагнозы белән күпчелек кеше Ненец автоном округында, Алтай краенда һәм Пенза өлкәсендә яшәве ачыкланган.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте симезлектән интегүче кешеләр яшәүче төбәкләрне атаган. “Симерү” диагнозы белән күпчелек кеше Ненец автоном округында, Алтай краенда һәм Пенза өлкәсендә яшәве ачыкланган. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте докладында әйтелгән, дип яза "Известия" газетасы.

Документтан күренгәнчә, 2011 елдан 2015 елга кадәр симерү диагнозы куелган кешеләрнең саны 2,3 тапкырга арткан. Әлеге күрсәткечләр үсеше тенденциясе күзәтелә. 2016 елга мәгълүматлар әлегә юк.

Докладта әлеге авыруның үсеше — россиялеләрнең туклануында баланс булмау нәтиҗәсе, дип күрсәтелгән. Алар рационында мөһим макро- һәм микроэлементлар җитмәү, ә гади углеводлар нормасы артып китүе күзәтелә. Бу симерүгә генә сәбәп булмыйча, ә шешләр барлыкка килүгә, шикәр диабеты, йөрәкне зарарлый торган гипертензив, ишемик йөрәк авырулары, ашказаны җәрәхәте һәм уникеилле эчәк һәм башка чирләр китереп чыгарырга да мөмкин.